27 нче октябрь көнне 07.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы өченче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 9 мәсьәлә каралды.
Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс - бюджет рәисе Р.Р Яхин, муниципаль район Башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Н.М. Сөнгатуллин, Теләче муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Шиһабетдинова Ч.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча бүлек җитәкчесе Ф.С. Вәлиев –ләр чыгыш ясадылар, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде