2015 елның 1 октябреннән Алан авыл җирлегендә Алан, Балыклы, Күкчә мәдәният хезмәткәрләренең әйдәп баруы астында “ Көзге шафкатьлелек”айлыгы игьлан ителде.

2015 елның 30 октябре, җомга
2015 елның 1 октябреннән Алан авыл  җирлегендә Алан, Балыклы, Күкчә мәдәният хезмәткәрләренең  әйдәп баруы астында  “ Көзге шафкатьлелек”айлыгы игьлан  ителде. Әлеге айлык кысаларында мәдәният учакларында эшләп килүче иҗат төркемнәре катнашында Саба районы Лесхоз бистәсендә хәйрия акциясе үткәрелде. Анда тәрбияләнүчеләргә өч авылның игелекле кешеләре тарафыннан җыелган кием- салым, милли яулыклыр бүләк ителде. Яңа гына пешкән бәлешләр, алма, тозланган яшелчәләр күчтәнәч итеп бирелде. Очрашу һәр ике якның да күңеленә җылылык өстәп, күмәк бию һәм җыр белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International