Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында (1,3,4 классларында) “Уңыш бәйрәме” булып узды. Бәйрәмдә укучылар көзгә багышланган җырлар җырладылар. Бөртекле культуралар, яшелчәләр, җиләк – җимешләр, дару үләннәре белән таныштылар.
Бәйрәм концерт номерлары, төрле уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды.