Безнең балалар бакчасында да Алтын көз бәйрәмнәре үзенчәлекле милли рухта үтте.

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Көзне моңсулык алып килә диләр....... Ләкин көзнең үзенчәлекле, сихри матур мизгелләре табигатькә серлелек, ямь өсти. Әкрен генә өйләнгәләп  тирбәлә- тирбәлә юлга түшәлүче, бер- берсе белән кыштыр- кыштыр сөйләшүче яфраклар яңгыры......Әйтерсеңлә алар бер- берсе белән мәңгегә саубуллашалар....Безнең балалар бакчасында да Алтын көз бәйрәмнәре үзенчәлекле милли рухта үтте.Без зурлар төркеме әти- әниләребезне “ Көзге бәйрәмгә “ эндәштек. Бәйрәм барышында матур шигырьләр, җырлар күңелле биюләр күрсәтелде.Бәйрәмнән  кәнәгать әти- әниләр чын күңелдән сөенеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International