Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
(Р. Валеева)
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында “Алтын көз” бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең максаты: балаларның көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту. Балалар бәйрәмдә матур җырлар җырладылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте.