Үзәк авылыннан Динар һәм Руслан Фатиховлар Бөек Ватан Сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан үткәрелгән V Республика күләмендәге балалар рәсемнәре һәм плакатлар конкурсында катнаштылар. Аларны әлеге конкурска Үзәк авыл китапханәчесе Халикова М.Г. әзерләде. Конкурсның нәтиҗәләре буенча алар Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе исеменнэн бирелгән дипломнар белән бүләкләнделәр.