Олы Мишә урта мәктәбендә педагог-оештыручы Шәрифуллина Гүзәл Гаяновна җитәкчелегендә көзге ярминкәләр гөрләп уза.

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Олы Мишә  урта мәктәбендә  педагог-оештыручы Шәрифуллина Гүзәл Гаяновна җитәкчелегендә көзге ярминкәләр гөрләп уза. Ярминкә “Көзге бал” уздырыласы көнне оештырыла. 31 нче октябрь көнне дә мәктәбебез шау-гөр килеп торды. Залда күңелле музыка,  укучылар үзләре пешереп алып килгән әйберләрне сата. Шунда ук чәй табыны әзерләнгән, теләге булган укучы  чәй эчә. Бу бәйрәмнең максаты - укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә, профессиясенә карата хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт тәрбияләү.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International