Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, танып – белүгә корылган күргәзмә – күзәтү оештырылды. Аның кысаларында, китап укучыларга «С днем народного единства! С датой светлой ноября!» дигән исем астында фәнни – популяр һәм әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Шулай ук балалар бәйрәмнең тарихы белән дә таныштылар.
Әлеге әңгәмәдән соң Ватанны яратырга, бердәм булырга, бер – береңә булышырга, башкаларның кызыксынуларын хөрмәт итәргә, кичерә белергә һәм үпкәләрне онытырга кирәк – иң мөһиме шушылар, - дигән карарга килделәр китап укучылар.