4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул. Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.
Теләче җирлекара китапханәсендә әлеге бәйрәмнәргә багышланган күргәзмә оештырылды.