2015 елның 3 ноябре көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе бүлмәсендә 2015 елны уку йортларын бетереп район хуҗалыкларына эшкә кайткан яшь белгечләр белән очрашу булып үтте. Идарә җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов яшь белгечләргә каралган бер тапкыр түләнә торган 100 мең сум һәм 1 ел дәвамында ай саен хезмәт хакына өстәмә 5 мең сум түләүләрне түләгәнче тагын бер кат авыл хуҗалыгы идарәсе һәм яшь белгеч арасында төзелгән килешү шартларын исләренә төшереп үтте. Яшь белгечләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм аларга эшләрендә уңышлар теләп калды.