Олы Мирәтәк башлангыч мәктәбендә “Көзге муллык” бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә укучылар көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле уеннар уйнадылар.Бөртекле культуралар, яшелчәләр, җиләк – җимешләр, дару үләннәре белән таныштылар.