3 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әдәби сәгать уздырылды.

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

3 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче Никитина Н.П. балаларга әлеге бәйрәмнең хәзерге Россия тарихындагы әһәмияте турында сөйләде.

Әбде төп мәктәбенең тарих укытучысы Михайлова Ф.А. балаларны XVII гасырда булып узган вакыйгалар белән таныштырды. Презентация белән алып барылган әдәби сәгатьтә балалар әлеге күтәрелешнең тарихта халыкның бердәм булып ил язмышын үзе хәл итүенең бердәнбер мисалы булып торганлыгын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International