2015 елның 6 ноябрь көнне Иске Җөри авылында яшәүче Мавлина Фәһриҗамал Зәйнутдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шайдуллин А.Р., КЦСОН "Родник" җитәкчесе Муртазин Н.А., Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Хәлимә Сабировнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.
Фәһриҗамал Зәйнутдиновна килгән кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.
.jpg)
.jpg)