Балалар бакчасында балаларны һөнәрләр, өлкәннәр хезмәте белән таныштыралар, хезмәткә карата уңай фикер формалаштыралар. Хезмәт күнекмәләренә өйрәтүнең тәрбияви мөмкинлекләренә зур игътибар ителә. Үзәк балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә “Кем булырга?” дигән почмак булдырылды. Монда балалар һөнәрләр дөньясы белән танышалар, кызыклы сюжетлы һәм дидактик уеннар уйныйлар. Балалар үзләренең әти-әниләренең һөнәрләре белән кызыксына башлыйлар. Шул унайдан өйдә сөйләшү булса бик яхшы. Ул очракта балалар әти-әниләренең һөнәрләрен иң яхшысы дип саный, аның белән горурлана.
Без исә, балалар һөнәрләр белән танышкач, киләчәктә үз һөнәрен сайлауда иницативлы булырлар дип ышанабыз.