Безнең Иске Җөри балалар бакчасында кечкенәләр төркеменә өч яңа бала кабул ителде: Иргалиева Алидә, Нурлыгаянова Нурисә һәм Зиннатуллина Мәдинә. Балалар бакчага һәм яңа дусларына бик тиз ияләнделәр. Хәзерге көндә кечкенәләр төркемендә унбер бала тәрбияләнә. Һәрбер бала сау-сәламәт һәм бакчага бик теләп йөриләр.