Китап – кешенең тормыш юлдашы.

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Китап – кешенең тормыш юлдашы. Китап уку- ләззәт дөньясына чуму ул. Китап ярдәмендә укучы яңа белем ала, үзенең күзаллауларын баета. Укучы киңәш эзләп тә, гыйлем алу нияте белән дә китапка үрелә. Балачакта укылган беренче китаплар хәтердә якты хатирәләр булып уелып кала. Китап кешенең күңелен сафландыра, тормышка карашын тәрбияли. Шуңа күрә, без балаларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләргә бурычлы. Шушы максаттан чыгып Шармыш авыл китапханәсендә “Китаплар хастаханәсе” көне уздырылды. «Почемучка» клубына йөрүче балалар белән берлектә  ертылган китаплар “дәваланды”, С. Михалковның “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар” әсәре укылды. Әлеге чара балаларны китапларга карата яхшы мөгалләмәдә булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International