Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр кулҗтурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. 9 ноябрь көнне Югары Мәтәске авылында «Шаян сәхнә» берләшмәсенә йөрүче балалар белән татар халык уеннары уйналды. «Түгәрәкле» һәм «Наза» уеннарын алар яратып уйнадылар.