Балаларның көзге каникуллары вакытында Казаклар авылы китапханәсендә “Кем җитезрәк” дип исемләнгән спорт уеннары үткәрелде. Уенда “Көчлеләр” һәм “Батырлар” командалары көч сынашты. “Иң кыюлар” эстафетасында, “Керпе” уенында, “Канат” тартуда һ.б уеннарда балалар актив катнаштылар. Бу уеннарда “Батырлар” командасы җиңү яулады.