Ата-аналар җыелышы.

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
6 ноябрьдә Олы Мишә урта мәктәбендә I чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналарны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хамидуллина Р.Ф укыту һәм тәрбия эше торышы белән таныштырды. Шулай ук  быелгы уку елында булачак имтиханнардагы үзгәрешләр,  балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтү  мөмкинлеге турында сөйләп үтелде. Әти-әниләргә ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда катнашырга тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International