Районыбызда старт алган «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән фестиваль беренчеләрдән булып Айдар авыл җирлегендә башланып китте.

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Районыбызда старт алган «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән фестиваль беренчеләрдән булып  Айдар авыл җирлегендә  башланып китте.  Фестиваль авыл халкы көче белән оештырылган концерт программасын һәм фольклор күренеш күрсәтүне үз эченә алды. Айдар авыл җирлеге белән берлектә  авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова һәм мәдәният йорты директоры Резедә Фаляховалар  тырышлыгы белән оештырылган әлеге мәдәни чара халыкның рухи мирасын баетуда фольклорның төп чыганак икәнлеген тагын бер кат раслады. Бу чарада төрле буын кешеләренең катнашуы зур игътибарга лаек. Өлкән буын вәкилләре үзләренең чыгышларында онытылган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны сәхнәгә алып чыгалар. Аларны яшь буын дәвам итә. Әлеге бәйрәмдә алар авылдашларыбызга "Сепарат аерту өмәсе"н бүләк иттеләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International