Әдәбият елы кысаларында Республика яшүсмерләр китапханәсе «Листая любимую книгу» дип исемләнгән конкурс игълан итте. Айдар авылы китапханәсенең яшүсмер китап укучылар Шавалеева Г., Хазиева Э., Багаутдинова Г. үзләренең яратып укыган әсәрләре буенча төрле иллюстрацияләр ясап, әлеге республика күләмендә оештырылган рәсем конкурсында катнаштылар.