Казаклар авылы китапханәсендә әдәбият елы уңаеннан “Шигърият бакчасында” дип исемләнгән шигырьлэр бәйгесе үткәрелде. Кичәгә килгән балалар шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар һэм яттан сөйләделәр. Сорауларга җавап бирделәр. Шигырь китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Кичә ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.