11 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 7 “В” сыйныфында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Дуслык күпере” дип исемләнгән класс сәгате үткәрделәр.

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 7 “В” сыйныфында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Дуслык күпере” дип исемләнгән класс сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада сүз милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында барды. Балаларга презентация күрсәтелде, алар “Дуслык” викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Иң күп җавап бирүчегә истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International