Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары регионара «РостОК-SuperУм» турнирында катнаштылар.

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары регионара «РостОК-SuperУм» турнирында катнаштылар.Балалар игътибарлылыкка, логик фикерләүгә, иҗади фантазиягә, математик күзаллауга карата булган биремнәрне чиштеләр,алар биремнәрне аерым бер вакытта мөстәкыйль эшләделәр.Биремнәргә махсус экспертлар советы   нәтиҗә ясап баллар куйды һәм аларны турнирны оештыручыларга җибәрде.Берничә көннән  турнирның нәтиҗәләре билгеле булды һәм  катнашкан барлык балаларга һәм аларны әзерләгән тәрбиячеләргә дипломнар килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International