Әхлак тәрбиясе айлыгы.

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрь ае Олы Мишә урта мәктәбендә әхлак тәрбиясе айлыгы дип игълан  ителде. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән “Әдәп төбе- матур гадәт” дигән темага сыйныф сәгате узды.  Бу сыйныф сәгатендә яшь буынга  кешеләргә, үзенең якыннарына, сыйныфташларына карата  игьтибарлы, ихтирамлы,  мәрхәмәтле булырга кирәклеге өйрәтелде, әдәпле сөйләм күнекмәләре булдырылды.  Укучыларга яхшы һәм күркәм гадәтләрне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Тел, сүз, сөйләм әдәбе турында халкыбызның бик күп мәкальләре  искә төшерелде. Әдәплелеккә карата хикәләр укып анализланды, төрле уеннар уйналды. Һәрвакыт тәмле телле, әдәпле, тәрбияле , шәфкатьле булып калыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International