Балалар иҗат үзәгенең “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогыСафиуллин Рашит Альберт улы җитәкчелегендә, Әниләр бәйрәменә әзерлек алып баралар. Төрле материаллардан бүләкләр әзерлиләр. Бигрәк тә зур кзыксыну белән бу түгәрәккә малайлар йөри. Алар агач материаллар, пыяла, төрле буяулар һәм башка материаллар белән эшләргә өйрәнәләр. Күргәзмәлек өчен бик матур табуреткалар инде әзерәп куйганнар.