Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе 4 ноябрь көнне 3 нче театр сезонын башлап җибәрде. Бу көннәрдә театрның гастрольләре дәвам итә. Нина Гернет әсәре буенча (Миләүшә Галявиева-Габдрахманова тәрҗемәсе) куелган “Дорофей маҗаралары” спектакле 12 ноябрь көнне Олы Мәтәскә һәм 14 ноябрь көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортларында күрсәтеләчәк.