Екатериновка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Секарин 13 ноябрь көнне туган көнен билгеләп уза.

2015 елның 13 ноябре, җомга

 Екатериновка  авылында яшәүче  Бөек  Ватан сугышы ветераны Борис Секарин  13 ноябрь көнне  туган көнен билгеләп уза. Аңа 95 яшь тула.  Шул уңайдан,  ветеранны тәбрик итәргә  Екатериновка авылына  район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова, Теләче авыл  җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов килде.   Алар сугыш ветераны белән аралашып, истәлек бүләкләрен тапшырды.   Альфред Шәйдуллин   Борис Секаринга  саулык-сәламәтлек теләп, Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International