Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Югары Мәтәске авылы клубында «Спорт сәламәт яшәү рәвеше» дигән девиз астында спорт ярышлары үткәрелеп тора. 11 ноябрь көнне уздырылган спорт уеннарында да яшьләр актив катнаштылар.