11 ноябрь көнне Олы Нырсы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, Олы Нырсы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Дин һәм без» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның өлкән кешесе Губайдуллин Гарифулла абый чакырылды. Ул балаларга дин, диннең әһәмияте турында сөйләде.