13 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2000 нче елгы һәм яшьрәк балалар, 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе Кубогы ярышларының муниципаль этабы узды.

2015 елның 13 ноябре, җомга

13 ноябрь  көнне  “Батыр” спорт комплексында 2000 нче елгы һәм яшьрәк балалар, 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе Кубогы ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда районның Шармыш, Теләче, Баландыш, Сауш, Лесной, Олы Нырсы, Иске Җөри, Олы Мишә һәм Алан мәктәпләреннән 92 бадминтончы катнашты. 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында узучы ярышларда район мәктәпләренең физик тәрбия укытучыларына да катнашу мөмкинлеге тудырылды.

Киеренке уеннардан соң, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

1999 елгы һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:

1 урын: Гарипова Гузәл (Иске Җөри)

2 урын: Җаббарова Гөлнара (Баландыш)

3 урын: Салихова Зөлфия (Теләче)

1999 елгы һәм өлкәнрәк ир-егетләр арасында:

1 урын: Җаббаров Алмаз (Баландыш)

2 урын: Фәсхиев Равил (Иске Җөри)

3 урын: Мөхәмәтшин Ранис (Баландыш)

 2000 елгы һәм кечерәк кызлар арасында:

1 урын: Сафина Альбина (Баландыш)

2 урын: Шакирова Алисә (Баландыш)

3 урын: Гарипова Әдилә (Баландыш)

2000 елгы һәм кечерәк малайлар арасында:

1 урын: Галимов Данил (Баландыш)

2 урын: Гайнетдинов Айзат (Баландыш)

3 урын: Җаббаров Адель (Баландыш)

Команда беренчелегендә урыннар:

1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында:

1 урын: Баландыш мәктәбе

2 урын: Иске Җөри мәктәбе

3 урын: Теләче мәктәбе

2000 елгы һәм кечерәкләр арасында:

1 урын: Баландыш мәктәбе

2 урын: Теләче мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International