12 ноябрь көнне Максабаш авыл китапханэсендэ балалар өчен “Елның дүрт фасылы” дип исемләнгән викторина үткәрелде, күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә укучылар ясаган табигать мизгелләре рәсемнәре, табигать турында китаплар куелды. Гарәфи Хәсәновның “Елның дүрт фасылы” дип исемләнгән китабына күзәтү үткәрелде. Китапта табигать, җәнлекләр һәм кошлар дөньясы турындагы әсәрләре тупланган. Викторина барышында елның һәр фасылына карата мәкальләр, табышмаклар әйтелде.