Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Сахабиев Х.Х., Муллахметов И.Г., Фатхуллин И.З. физика укытучысы Шигапов С.С. җитәкчелегендә 5нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр Республика күләмендә үткәрелгән “Фән фестивале-2015” конкурсында катнаштылар. Конкурс КНИТУның химия буенча сәләтле укучылар лицей- интернатында узды. Укучылар “Химград” технополисында, “Идея” һәм “ИТ-Парк” та , КНИТУның лаборатория-ләрендә булдылар.
Проектны яклау фәнни конференция рәвешендә узды, укучылар экспертлар алдында чыгыш ясадылар. КНИТУ галимнәре укучылар өчен алдынгы фән, технология һәм техникалар турында фәнни-популяр лекцияләр укыдылар.
Фестивальдә безнең мәктәп укучылары “Энергетика, энергоэффективность и энергоресурсосберегающие технологии» юнәлешендә 3 нче урынны яуладылар.