12нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар.Укучыларыбыз Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Казан ятиме” исемле спектакль карадылар. “Әкият” курчак театры бинасының матурлыгы белән хозурландылар.
Пьеса балаларга зур тәрбияви чара булып тора.Актерлар осталыгы белән күрсәтелгән начар гадәтләр, яшьләрнең әдәпсез тормыш алып барулары хәзерге вакытта актуаль проблемалар.Без шушындый чаралар аша укучыларыбызга дөрес яшәү юнәлешләрен күрсәтергә тиешбез.