11 ноябрь Төрек – Тәмте авыл китапханәсендә “Татарстан журналы битләреннән” дигән темага әңгәмә үткәрелде, сентябрь, октябрь айларында килгән Татарстан журналына күзәтү оештырылды. Журналдагы аеруча кызыклы дип табылган мәкаләләргә аерым тукталып үтелде. Ольга Тунскаяның “Сандыкта сакланган җырлар һәм Тәңкә Туранованың язучы, шагыйрь, драматург Марат Кәбировның иҗатына багышлап язылган мәкаләсе укучыларда зур кызыксыну уятты. Татарстан журналында “Китап киштәсе дигән бүлеккә дә аерым тукталып үтелде.