Балалар иҗат үзәгенең “Робототехника” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Раисович җитәкчелегендә, яшь робототехниклар лагерында катнашып кайттылар.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Балалар иҗат үзәгенең “Робототехника” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Раисович җитәкчелегендә, яшь робототехниклар лагерында катнашып кайттылар.

Көзге каникул чорында Саба районының Икшермә авылындагы  Кадет мәктәбендә яшь робототехниклар лагеры оешты. Монда республиканың  барлык төбәкләренән дә командалар катнашты. Ә инде Теләче райнын өч бала – Вафин Булат, Гараев Салават, Сайфуллин Таһир һәм җитәкчеләре Нуртдинов Руслан Раисович якладылар. Шушы 4 көн барган лагерда ротототехниканың бик күп теориясе һәм яңалыклар сөйләнде. Практик өлештә укучылар үз куллары белән роботлар җыйдылар, программалаштырдылар. Ярышлар бик күңелле узды, балаларның һәркайсы үзенең кабатланмас роботын күрсәтергә омтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International