10-12 ноябрь көннәрендә Олы Нырсы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Шәйхетдинов Динар, Закирова Гөлдания, Галәветдинов Рәдиф тарих һәм хокук фәннәреннән үткәрелгән IV республикакүләм турнирда катнаштылар һәм III урынны яулап кайттылар. Команданы турнирга Олы Нырсы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәлилова Лариса Ринат кызы әзерләде. Команданы Мәгариф һәи фән министрлыгының III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләделәр.