2015 елның 13 ноябрь көнне Бөек ватан сугышы ветераны Секарин Борис Ивановичка 95 яшь тулды.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 13 ноябрь  көнне Бөек ватан сугышы ветераны Секарин Борис Ивановичка 95 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Р. Шайдуллин, Ветераннар советы рәисе М. М. Газизов, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова һәм Теләче авылы башкарма комитетының җитәкчесе И. Х. Хамидуллин тәбрик иттеләр.

Килгән кунаклар  Борис Ивановичка иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга истәлекле бүләк тә бирелде.

Бүгенге көндә Борис Иванович Екатериновка авылында кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International