Сәламәтлек иленә сәяхәт.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

 Сәламәтлек темасы актуаль булып калуын дәвам итә.Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә исә сәламәтлек беренче урында тора торган мәсьәлә. Барыбыз да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең, чыныгуның әһәмиятен аңлый. 11 ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Закирова Г.Д. укучылар белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" оештырды. Укучылар спорт уеннарын , дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшерделәр,көндәлек режимны барладылар, шәхси гигиена кагыйдәләре,чыныгу турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International