13 нче ноябрь көнне Баландыш авылында гомер итүче Яковлева Рәхилә Сәләхетдин кызы үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Сугыш елларында Рәхилә апа тылда хезмәт куйган. Сугыштан соң гомер буе фермада эшләгән. Өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә, кызы Дания гаиләсендә, оныклар тәрбиясендә матур, бәхетле гомер кичерә.