Бүген “Батыр” спорткомплексында 2003-2004 елгы мәктәп укучылары арасында мини-футбол буенча Бөтенрәсәй Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры уздырыла.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

        Бүген  “Батыр” спорткомплексында 2003-2004 елгы мәктәп укучылары арасында мини-футбол буенча Бөтенрәсәй Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры уздырыла. Элеге ярышларда республиканың районарынан  8 команда катнаша.

       Ярышларның ачылыш тантанасында Республика мәктәптән тыш эш узәге җитәкчесе М.Х. Әсәдуллин, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Р. Шәйдуллин, яшьләр һәм спорт эшләре җитәкчесе А.В. Галеев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Т.А. Тимофеева катнаштылар.

       Безнең район данын Үзәк урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы җитәкчелегендә 2003-2004 елгы малайлар командасы яклады. Питрәч районы командасы белән булган уен нәтиҗәләре буенча малайларыбыз 3:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Биектау белән уйналган уен 1:1 исәбе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International