15 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2003-2004 елгы кызлар арасында мини-футбол буенча Бөтенрәсәй Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры ярышлары узды.

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

     15 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2003-2004 елгы кызлар арасында мини-футбол буенча  Бөтенрәсәй Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 6 команда: Арча, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба һәм Теләче командалары катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 урын Саба районы (Тимершык мәктәбе)

2 урын Теләче районы (Шәдке мәктәбе)

3 урын Арча районы (Арча мәктәбе)

Ярышта җиңгән Саба районы Тимершык мәктәбе командасы финал ярышларында катнашу хокукына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International