Ата- аналар җыелышы.

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

14 нче ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып үтте.Җыелышның беренче өлешендә   мәктәп директоры Хузин Ю.Р. һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗева Л.М. тарафыннан “I нче чирек йомгаклары, II  чиреккә бурычлар”, «Урта сыйныфларда ФДББС ка күчү үзенчәлекләре”, “Чыгарылыш сыйныф укучыларын Төп дәүләт имтиханына әзерләүнең торышы” дигән темаларга чыгышлар ясалды.  Икенче өлештә һәр класста сыйныф җыелышлары уздырылды. Биредә ата-аналар балаларының 1 нче чиректә уку һәм тәрбия өлкәсендә булган уңышлы һәм кыен яклары хакында җентекләбрәк сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.  Сыйныф җитәкчеләре шулай ук ата-аналарга ЕСИАда (единая система идентификации и аутентификации) регистрация үтәргә булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International