Утны сак тотыйк!

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

 Олы Мишә урта мәктәбендә “Утны  сак тотыйк !” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучыларга электр энергиясенең нәрсә икәнлеге, электрны юкка әрәм-шәрәм  итмәскә кирәклеге , электр энергиясенең кайдан алынганлыгы турында аңлатылды. Сыйныф сәгатенең максаты укучыларның  энергетика өлкәсендәге хезмәт кешеләре  турында  күзаллауларын үстерү,  электр  энергиясенең көнкүрештә кулланылуы турындагы белемнәрен камильләштерү, сакчыллык һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Шушы чаралар аша укучыларны энергетикларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга,  электр  энергиясен юкка сарыф итмәскә  өйрәтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International