Илнар Җәләев тәрбияләгән спортчыларның күбесе бүгенге көндә Казанда төрле уку йортларында белем ала, алары да, авылдан киттек тә, хоккейны оныттык димәгән, Илнар абыйларының ярдәме белән шәһәрдә үзләренең “Гром” командасын тагын туплап, Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасының “С” дивизионында әлеге дивизиягә кергән командалар белән кичке сигездән соң шәһәрдәге төрле боз сарайларын арендага алып уйныйлар. Әлеге команданы тупларга, уеннарны оештырырга ,"Гром"ның капитаны исә районда танылган хоккейчылар нәселеннән, Илнар әфәнденең улы Ильфир Җәләев булыша. Ильфир үзе Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала. “Гром”лылар шушы көннәрдә генә Питрәч командасын 5:3, Казанның "Прайд" хоккей командасын 5:2 исәбе белән җиңгәннәр. Җиңүләр белән беррәттән әлбәттә җиңелүләр дә була.
Һәр атнаның сишәмбе көнендә үзара тренировка һәм бер көнне шул лигага кергән команда белән уен була. Әлеге уеннарга тренер Илнар Фаритович, Шәткенең Агролак ширкәтендә хезмәт итеп уйнаучы ир-егетләр белән бергә йөреп, шөгыльләндерә.