11 ноябрьдә Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты Арчаның өченче мәктәбе белән берлектә семинар үткәрде. Лектор-Мәскәүнең «ВЕНТАНА-Граф» нәшрият үзәге методик хезмәте җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Марина Рожкова. Семинарда Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныфлар укытучылары да катнашты. Алар үзләренә укыту процесында кирәкле мәгълүматлар тупладылар.