29 ноябрь көнне укучылар әниләр көне уңаеннан Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары әниләрне мәктәпкә җыйды. Әниләрне котлау кичәсе үтте. Кичәдә күңелгә үтеп керә торган матур сүзләр, шигырьләр, җырлар,биюләр башкарылды. Соңыннан укучылар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.Әниләр бик шатланып, күңелләре тулып таралыштылар.