27 нче ноябрь көнне Максабаш башлангыч мәктәбендә укучылар Әниләр көненә багышланган концерт куйдылар.

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

27 нче ноябрь  көнне Максабаш башлангыч мәктәбендә укучылар Әниләр көненә багышланган концерт куйдылар. Укучылар әниләргә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды. Әти-әниләр дә балаларының чыгышларына сокланып карап утырдылар. Аларның чыгышлары әниләрнең күңеленә хуш килде.
Ана, Әни, Әнкәй! Җир йөзендә иң матур,  гүзәл, чибәр,  яхшы, өлгер, газиз кеше ул. Ана - өйнең кояшы, көзгесе! Шушы эчкерсез мәхәббәтле сүзләрне әйткәндә, һәр кеше үз әнисен исенә төшерәдер. Нинди генә матур сүзләрне тапсак та, әниләрнең яхшылыгын әйтеп тә, каләм белән язып та бетереп булмый! Сабый чактан ук ул сине сөеп-назлап, мәхәббәтен биреп үстерә. Һәркөн бишек җырын көйләп йоклата. Йоклаганда сабыеның елмаюын күреп: ”Татлы төшләр генә күр, балам,”- дип шатлана.Әниләргә хөрмәт, яхшылык, итагатьлелек күрсәтик, үзебезнең күңел җылыбызны бирик, чөнки аларга кылган игелек үзебезгә үк әйләнеп кайтачак! Моның турында һич онытмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International