Спорт – сәламәтлек чыганагы, дигән безнең бабайлар. Укучыларыбыз спорт уеннарын бик яраталар. Олы Мишә урта мәктәбендә тәнәфесләр бик күңелле үтә. Тәнәфес вакытында спортзалда балалар тавышы тынып тормый: алар волейбол, баскетбол , футбол, теннис уеннарын яратып уйныйлар. Кичә укучылар районда үтүче баскетбол ярышында катнаштылар.