5 нче февраль көнне Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учрежденияләрендә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертүне тормышка ашыру чарасы буларак үстерелешле предметлы тирәлек “темасына семинар-киңәшмә булып узды. Семинарда тәрбиячеләр ачык шөгыльләр күрсәттеләр һәм семинарның төп темасын яктырткан чыгышлар ясадылар. Чыгыш ясаучылар арасында Теләченең 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова А.Х. бар иде: ул “Танып белү үсеше буенча үстерелешле предметлы тирәлек булдыру” темасына доклад ясады.Семинар ахырында мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Саетова А.Н. район бәйгеләрендә катнашкан тәрбиячеләргә дипломнар тапшырды һәм юбиляр тәрбиячеләрне котлап үтте.